Таңнары Саба

Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан

Адрес: Россия, Татарстан, Богатые Сабы

Родной город: Байлар Сабасы

Дата рождения: 25 ноября 1930 (94 года)

1930 елның 10 августында Саба районы оештырылгач, шул елның 25 ноябрендә “Колхоз байрагы” дигән исемдәге газетаның беренче саны дөнья күрә. Аның редакторы партия өлкә комитеты тарафыннан җибәрелгән Зыя Маликов була. Район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләүче Гыйльмулла Әхмәдуллин да редакциягә күчерелә. Шул елның сентябрендә редакция карамагында типография дә оештырыла. Типография эшен сайга салу өчен Казаннан Локман Хәйруллин килә һәм газетаның беренче санын җыя. 1963 елдан типография мөстәкыйль оешма булып эшли башлый. Директоры булып 1968-1998 елларда Хәтимә Дәминова эшләде. Район газетасы илне индустрияләштерү, Бөек Ватан сугышы чорында да, сугыштан соңгы авыр елларда да үз кыйбласын саклый. 1931 елда хәбәрчеләр белән беренче слет уздырыла. Иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү өчен 1967 елда Закир Йосыпов исемендәге премия булдырыла. Бу премия 2010 елда 44нче лауреатка – Кызыл Мишә авылыннан Фирәис Нигъмәтҗәновка бирелде. Газета 1962 елның 5 маена кадәр “Колхоз байрагы” исемендә чыга. Бу чорга чаклы газетага Гыйльмулла Әхмәдуллин, Сания Кәримова, Нәсыйх Абулллин, Дәүләт Мөхәммәтшин, Федор Степанов, Габделбәр Галиәкбәров, Газиз Нәбиуллин, Кәрим Сафин, Тимершәех Әхмәтшин мөхәррирлек итә. Аннары сабалылар берникадәр вакыт Арчада чыга торган “Коммунизмга” газетасын алырга мәҗбүр булалар. 1963 елның апрель аеннан газета яңадан оештырыла, исеме “Җиңү байрагы” дип үзгәртелә. Аның редакторы булып 1963-1978 елларда Хөснулла Шәфигуллин, 1978-1981 елларда Федор Ермаков эшли. 1981 елдан 2008 елга кадәр (барлыгы 28 ел) Тәлгат Нәҗмиев эшләде. Тәлгат Самат улы эшләгән чорда 1990 елның сентябреннән газетаның исеме “Саба таңнары” дип үзгәртелә. “Саба таңнары” газетасын чыгаруда бүгенге көндә ундурт кеше тырыш хезмәтен куя (өстәге рэсемдэ).“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы филиалының директоры-баш мөхәррире булып 2008 елның сентябрь аеннан Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлов эшли.

  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 1
  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 2
  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 3
  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 4
  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 5
  • Таңнары Саба, Богатые Сабы, Татарстан, фотография 6

Школа

  • № 1 в «» классе

Еще девушки Богатые Сабы

Шарафеева Гузалия

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 24 июня

Дэш Радуга

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 23 января 1901 (124 года)

Габдрахманова Рамзия

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 28 июня

Шакирова Розалия

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 8 июня 1957 (68 лет)

Пышная Венера

Россия, Богатые Сабы

Гумерова Азалия

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 25 февраля

Хаярова Неля

Россия, Богатые Сабы

Дата рождения: 24 марта

Подобные фамилии

Наверх